Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Экологик кичә: "Табигать - безнең дустыбыз"

Районкүләм фестиваль-бәйге кысаларында китапханәдә балалар өчен экологик кичә оештырылды.  Балаларны, килгән тамашачыларны “ Табигатьне яратып һәм сөеп” - экологик темага китап күргәзмәсе, “Без – табигать дуслары» - балалар иҗат иткән рәсемнәр күргәзмәсе, “Табигатьне яратып...” -  Яхина Азалиянең иҗат күргәзмәсе (плакатлары, рәсемнәре), “Туган авылым табигате безнең фотоларда” – фотостенд белән таныштырдым. “Сыерчыклар ояларына кайтты” – китап инсталяциясе тәкъдим ителде. Балалар “Табигатьне саклагыз” –дигән экологик флешмоб курсәттеләр. “Кызыл китап” , “Табигать энциклопедиясе» китаплары буенча кызыклы, эчтәлекле  презентация үткәрелде. Балалар табигать, табигать куренешләре турында мәкаль һәм әйтемнәр буенча “ Кем зирәк,әйт тизрәк” уенында тапкырлыкта көч сынаштылар. Шулай ук экологик кроссворд чиштеләр.  “ Табигать язмышы – безнең язмыш” номинациясендә Яббарова Язилә узе язган иншасын  тамашачыларга җиткерде.( “Табигать – уртак йортыбыз”). Шушы ук номинациядә Гәрәев Ильхан башкаруында “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җыры һәркемнең күңеленә хуш килде.

Кичәбез “Урман аланына сәяхәт” дип исемләнгән театраль күренеш белән дәвам итте. Ситдиков Дамир, Гәрәев Ильхан, Яббарова Язилә, Гумерова Илүзә,Гумерова Голназ, Хәйруллина Ралиналар үз рольләрен матур итеп уйнадылар.

Бәйрәмебезне балалар башкаруында “Кояшлы ил”  - күмәк җыр белән тәмамладык. Килгән тамашачылар, балалар бәйрәмнән җылы хисләрһәм яз кәефе белән таралыштылар.