Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

“ Батулла бабай әкиятләренә сәяхәт”

Якташ язучыбыз Р. Батуллага 85 яшь тулды. Китапханәдә балалар өчен аның маҗаралы әкиятләре буенча күргәзмә оештырылды. Язучының тәрбияви, маҗаралы әкиятләрен балалар яратып укый. Без балалар белән аның “Колакчын Тафи”, “Шаян бака” китабыннан кызыклы әкиятләрен укыдык.

Укыган әкиятләр турында бергәләшеп фикер алыштык.