Әдәби кунакханә: “ Тормыш яме- Әнкәй, хатын-кыз”
Китапханәдә Халыкара хатын-кызлар көненә карата китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә татар язучыларының хатын-кыз, ана образларын чагылдырган, төрле елларда иҗат ителгән проза әсәрләре, шигырь китаплары урын алды. Шулай ук якташларыбыз иҗаты, газета-журнал материаллары белән баетылды.
Бәйрәм кичәсе китапханәдә эшләп килүче “ Илһам” хатын – кызлар клубы әгъзалары белән оештырылды. Ул хатын-кызларыбызны якынлашып килүче бәйрәм белән котлаудан башланып китте. “Тормыш яме – Әнкәй, хатын-кыз” – китап күргәзмәсе белән таныштыру – әдәби күзәтү үткәрелде. Китап укучылар әдәбиятыбызда хатын-кыз, ана образларын чагылдырган әсәрләрне барладылыр. Укылган әсәрләр буенча фыикер алыштылар. Шулай ук китапханәче тарафыннан яңа китаплар тәкъдим ителде. Шигырьләр укылды.