Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Коймак бәйрәме: "Коймак пеште- табадан төште"

Коймак бәйрәме- борынгы славяннарның кышны озату бәйрәме, ә коймак - бәйрәмнең атрибуты, кояш символы. Шул уңайдан, Имәнлебаш авылы мәдәният йорты ишегалдында коймак бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә "Чаналар узышы", "Кар ташу", "Көянтәләр ярышы", "Кар атыш" кебек күңелле уеннар үткәрелде. Бәйрәм коймак ашап, чәй эчү белән тәмамланды.