Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

"Сез безнең күңелдә мәңгелек ышаныч"

Китапханәдә “ Сез безнең күңелдә мәңгелек ышаныч” дигән  патриотик күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Ватан сакчылары, батырлык турында балалар өчен әдәби әсәрләр урын алды. Шулай ук " Минем әтием - Ватанны саклаучы" - балаларның иншалары, хикәя, шигырьләре тупланган альбом, "30 еллык Хәтер" - авылыбызның Әфган сугышы батыры Хәйретдинов Рамилгә багышлап төзелгән альбом, авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары, тыл геройлары турында "Батырлар даны мәңгелек" дигән альбомнар урын алды.