Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Патриотический час : “ Ватан өчен. Ил өчен ”

Китапханәдә “ Сез безнең күңелдә мәңгелек ышаныч” дигән күргәзмә оештырылды. Балалар күргәзмәдәге китаплар, альбомнар белән таныштылар.

“ Минем әтием-Ватанны саклаучы” – башлангыч сыйныф укучылары арасында инша,хикәя,шигырь бәйгесендә катнашкан укучы балаларның язмалары урнаштырылган альбом белән таныштылыр. Берничә иншаны бергәләп укыдык. Авылыбызда Әфган сугышын,Чечен сугышын кичкән, хәзерге вакытта безнең арабызда гомер итүче авылдашларыбыз турында гы альбом аша аларның батырлыгы турында сөйләштек. Утны-суны кичкән батырлар Рамилабый, Азат абыйлары турында балалар тын да алмый тыңладылар. Шулай ук Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган “Батырлар даны мәңгелек” дигән альбом аркылы авылдашларыбызның бу сугышта күрсәткән батырлыгы турында бергәләп таныштык.  Балалар га күргәзмәдәге әдәби китаплар буенча күзәтү ясалды.