Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Литературное путешествие : “ Тел дигән дәрья бар”

Китапханәдә “ Туган телем – якты кояшым” дигән күргәзмә оештырылды. Анда нигездә балалар өчен халык авыз иҗаты урын алды. Балалар халык авыз иҗатын бик яратып укыйлар, тыңлыйлар. Бугенге чарада без аларның төрләрен тагын бер барлап чыктык. Әкиятләр, уеннар, тизәйткечләр, мәкаль һәм әйтемнәр,табышмаклар һ. Б. Туган тел турында мәкальләр уены (“ Мәкальне дәвам ит”) балаларга бик ошады. Ромашка таҗларыннан мәкальләрне укып һәркем үз соравына җавап эзләде. Шулай ук табышмаклар, тизәйткечләр буенча да уеннар оештырылды. Ахырдан балалар “Түбәтәй” уенын уйнап күңел ачтылар.