Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Фестиваль - конкурс: "Без яраткан әкият геройлары"

Фестиваль узешчән язучылар язган , балалар иҗат иткән әкиятләргә нигезләнеп оештырылды. Китапханәдә “ Без әкият сөйлибез”, “ Тәгәри китте йомгагым”дигән  китап күргәмәләре оештырылды. Балалар иҗатын яктырткан  “Әкият геройлары бездә кунакта” дигән рәсем күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шулай ук “ Без яраткан әкият геройлары”-  кул  эшләре күргәзмәсе укучыларны, килгән тамашачыларны үзенә җәлеп итте. Балалар башкаруында әкиятләр турында флешмоб күрсәтелде. Флешмобта халык әкиятләре, әкияче-язучылар иҗаты, укучы балалар иҗаты яктыртылды. “ Мин әкиятче” – ачык микрофонда балалар  яттан өйрәнгән әкиятләрен ролгә кереп , сәнгатьле итеп сөйләделәр. “ Кем нәрсә ярата” - татар халык әкиятен Илүзә Кадирова, “Аю белән бабай” - татар халык  әкиятен Әмир Шадыбаев, А. Шәемованың “Су анасы” әкиятен Язилә Яббаровалар укыды.  Әкиятләр буенча уен-бәйгеләр оештырылды. “Әкиятләрне таныйсызмы?, “Артык сүзне тап” уеннарында тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар.

Балалар белән Л. Зарипованың “Дуслар булыйк” әкият-тамашасын сәхнәләштереп куйдык. Әкият бәйрәмебез әкият геройлары парады белән тәмамланды. Соңыннан теләге булган һәркем “ Тере әкият геройлары” фотозонасында сүрәткә төштеләр. Бәйрәмдә катнашкан балаларга Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр системасының балалар бүлеге җитәкчесе Ахметова Р. В. рәхмәт сүзләрен җиткереп дипломнар тапшырды. Балалар, тамашачылар бәйрәмнән җылы хисләр белән таралышты.