Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Урок мужества : “Алар Ватан өчен көрәштеләр”

 Китапханә « Көчле рухлылар: балаларга  партизаннар һәм разведчиклар турында укыйбыз”акциясенә кушылды.

“ Мәңгелек Хәтер һәм мәңгелек батырлык” дигән темага күргәзмә оештырылды. Анда балалар өчен сугыш чорында партизаннар һәм разведчикларның күрсәткән  батырлыклары турында китаплар урын алды.

Тема буенча балалар өчен батырлык дәресе үткәрелде.

Дәреснең башында сугыш вакытында яшүсмерләрнең , балаларның Бөек Җиңү көнен якынайтуга китергән тиңдәшсез батырлыклары: герой пионерлар, партизан отрялары, разведчикларның фашистларга каршы аяусыз көрәше турында сөйләнде. Күргәзмәдәге китапларга әдәби күзәтү ясалды:

“ Партизаннар, разведчикларның батырлыгы әдәби китапларда”

Балалар күргәзмәдәге китапларда геройларның батырлыгы, аларның тормышы, язмышы белән таныштылар:

В. Катаев “Сын полка”

Н. Бирюков “ Чайка”

Ф. Кәрим “ Партизан хатыны”

Ф. Кәрим “Разведчик язмалары”

Г. Кутуй “ Партизанка”

“ Дети – герои Великой Отечественной Войны”

Балалар белән китаплардан өзекләр, шигырьләрне бергәләп укыдык. Фикер алыштык