Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Хәтер сәгате:"Мәңгелек Хәтер hәм мәңгелек Батырлык"

   

  Балалар Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр, Икенче Бөтендөнья сугышы чорының фаҗигале сәхифәсе буларак, Освенцим концлагереның тарихы белән таныштылар.

 “Холокост дәресләрен белү барыннан да элек мондый геноцид җирдә кабатланмасын өчен кирәк. Ә миллионлаган гаепсез кешеләр гомерен өзә торган мондый вакыйгалар кабатланмасын өчен, без милләтенә, диненә һәм башка аермаларга карамаска, башка кешеләргә түземле булырга тиеш. 

Икенче өлештә Ленинград блокадасында совет халкының батырлыгы, блокада кичергән балалар язмышы турында сөйләштек. Балалар Ходзаның “Дорога жизни» китабыннан өзекләр укыдылар, блокада тормышы турында  презентация карадылар.