Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Литературно-музыкальный вечер посвященная Г.Зайнашевой “Сайрар кошы идең халкыңның”

Шагыйрә, күп җырлар авторы Г. Зәйнәшеваның туган көненә карата әдәби-музыкаль кичә  оештырылды: “Сайрар кошы идең халкыңның”.  

Бәйрәмебез  шагыйрә иҗат иткән  “Очрашу” җыры белән башланып китте.

  Шагыйрәгә багышланган презентация ,   “Истәлекләр һәм мәкаләләр” китабы буенча сикәлтәле тормыш юлы, күпкырлы иҗаты яктыртылды. Г. Зәйнәшева халыкчан шагыйрә. Аның җырларын хәзер дә яратып башкаралар, пьесалары зур сәхнәләрдә урын тота. Ул балаларның да яраткан шагыйрәсе. Кичәбез аның туган ил, туган авыл, мәхәббәт һ. б. темаларга багышланган шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Г. Зәйнәшева – сугыш чоры баласы. Э. Әхмәтҗанова “ Үзем турында”, “Солдат гармуны” шигырьләрен укыды, М.Әхмәтҗәнова “ Сөембикә” шигырен сөйләде.  

 Баянчыбыз И. Әхмәтҗанов кичәбезгә ямь өстәп моңлы җырларын уйнады.Д. Ситдыйков “ Аерылмагыз” , “ Яшь гомер”  дигән җырларын башкарды. Шулай ук “Туган авылым урамы”, “Күңелле ял итегез” , “Сәяхәтче”җырлары яңгырады.    Шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты буенча кызыклы викторина сорауларына бергәләшеп җаваплар эзләделәр.