Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Час поэзии: «Аю сатам, кем ала?”

Шагыйрь И. Юзеев – балаларның яраткан язучысы. Балалар  аның иҗаты, тормышы белән таныштылар. Бергәләп “ Аю сатам, кем ала?”, “Кар өстендә дөяләр”, “ Бәби ай” дигән шигырь китапларыннан кызыклы һәм тәрбияви шигырьләрен укыдык. “ Сәгыйть бара мактанып”, “Конфет нигә качкан”,”Кәбестә белән кишер”, “ Мокыт барган кунакка”  һ.б.шигырьләр балаларга бик ошады. Аларның эчтәлеге, тәрбияви мәгьнәсе турында балалар белән фикер алыштык. Мактану яхшымы? Ни өчен кәбестә салкында туңган? Кишер үзе генә уйнап дөрес эшләгәнме? Саматтан конфет нигә качкан? һ. б. шундый сорауларга бергәләп җавап бирдек.