"Көмеш кыңгырау" газетасы – балачак дустыбыз»
Китапханәдә “Көмеш кыңгырау" газетасы – балачак дустыбыз” дигән күргәзмә оештырылды.
Балалар белән бергәләп газетаның укучыларына юллаган Яңа ел котлавын укыдык. Газетаның кыскача тарихы белән таныштык.
"Көмеш кыңгырау" газетасы рубрикалары буйлап сәяхәт иттек. Балалар иң ошаган рубрикаларны атадылар. Газета укучыларының шигырьләрен һәм әкиятләрен кычкырып укыдылар, "Әдәби сәхифә", "Ачык ишек", "Әкият язабыз", "”Укучылар иҗаты" “Бу кызык”рубрикаларында басылып чыккан язмалар белән таныштылар.