Һәрвакыт булсын кояш
1 июнь - балаларны яклау көненә карата “ Һәрвакыт булсын кояш” дип исемләнгән балалар бәйрәме үткәрелде. Балалар өчен төрле ярышлар,уеннар уйнатылды. Алар тапкырлыкта, җитезлектә, зирәклектә көч сынаштылар. Бәйрәмгә әзерләп килгән шигырьләрен яттан сөйләделәр.(Х. Халиков, Р. Миңнуллин, Ф. Яруллин, Э. Шәрифуллина, А. Юнусова, Р. Бәшәр шигырьләре ) Балалар бәйрәмен күмәкләшеп “Һәрвакыт булсын кояш” дигән җыр белән тәмамладык. Соңыннан мәдәният йорты фойесында балалар дискотекасы оештырылды.Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче көче белән әзерләнде.