Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Батырлык дәресе: "Ватан геройларына дан!"

Батырлык дәресе “ Ватан геройлары коне. Тарих битләреннән” дигән күргәзмәгә нигезләнеп оештырылды. Балалар бу бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Нәрсә ул батырлык? Тормышның мәгънәсе нәрсәдә? дигән сорауларга бергәләп җаваплар эзләдек, фикер алыштык.Балалар Бөек Ватан сугышы геройлары- герой пионерлар, тыныч тормыш геройлары, хезмәт геройлары, спорт геройлары белән таныштылар. Шулай ук үзебезнең Зәй районыннан чыккан  Советлар Союзы Геройлары Майков Н. И., Ларионов Г. Ф.  турында, аларның тормыш юллары, батырлыклары турында бирелеп тыңладылар. Хезмәт геройлары Хөснетдинова М. Н., Гыйльфанов М. турында, спорт геройлары, олимпия чемпионнары, Татарстан кызлары К. Вәлиева, А. Заһитовалар турында сойләштек.  Чечняда Хезмәт иткән Зәй егете Валентин Скобелев батырлыгы турында, узебезнең авылның батыр ир-егетләре, кайнар нокталарда хезмәт итеп, бүгенге көндә безнең арада яшәүче Хәйретдинов Р. Г., Хәйруллин А. А. турында балалар әсәренеп тыңладылар. Компьютер аша геройлар турында презентация карадык.