“ Әдәби геройлар – ришвәтчелеккә каршы”
Китапханәдә “ Әдәби геройлар – ришвәтчелеккә каршы” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә укучыларга яхшы таныш китаплар - бүгенге көндә җәмгыятьтә актуаль мәсьәләне күтәргән әсәрләр куелды. Рус әдәбиятыннан Гогольнең «Ревизор» , Грибоедовның “Горе от ума”, татар әдәбиятыннан Г. Камалның “Бонкрот” әсәрләре,З. Хәкимнең “ Бармы ришвәткә дәва” сатирик пьссасы һ. б. китаплар укучылар игътибарына тәкьдим ителде.