Түгәрәк өстәл янында фикер алышу:"Бармы ришвәткә дәва?"
Китапханәдә “ Әдәби геройлар – ришвәтчелеккә каршы” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә укучыларга яхшы таныш китаплар куелды. Түгәрәк өстәл артында китап укучылар ришвәтчелекнең тамыры ерак чорларга барып тоташуы, аның җәмгыятебез өчен никадәр куркыныч булуы, җинаятьчелекне, социаль тигезсезлекне арттыруы турында уртага салып сөйләштек. Һәркем үз фикерен җиткерергә ашыкты. Көндәлек тормышыбыздагы мисаллар китерелде. Күргәзмәдәге китаплардан өзекләр укыдык. Алардагы геройлар турында сөйләштек. Рус әдәбиятыннан Гогольнең «Ревизор» әсәре, Грибоедовның “Горе от ума”, татар әдәбиятыннан Г. Камалның “Бонкрот” әсәрләре турында фикер алыштык. Укучыларга З. Хәкимнең “ Бармы ришвәткә дәва?” сатирик пьссасын укырга тәкьдим ителде. Бу пьеса турында Р. Вәлиевнең фикерен укып үттек.