Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

«Җылы сүз,яхшы китап»

 Мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбызның өйләренә йореп хәлләрен белешү, кирәк чакта ярдәм кулын сузу, китап белән тәэмин иту оештырыла. Ә инде инвалидлар декадасында аларга аеруча игьтибарлылык кирәк. Мәдәният хезмәткәрләре белән аларның өйләрендә булып, хәлләрен белештек, чәй янына күчтәнәчләр, китаплар, яңа газета-журналлар белән сөендердек.

Якты йоз, җылы сүзләр аларга бик тә кирәк бу катлаулы тормышларында. Кызчыгыбыз Венера безнең китаплы очрашуларыбызны котеп ала. Ә бу очрашуыбыз исә бәйрәм очрашуы кебек булды.Тәнзилә әби шулай ук бик сөенде. Аралашып, хәл белешеп торуыбызга бик шат алар.