Әниләр бәйрәме: “Дөнья матурлыгы - әнкәйләрдә"
"Донья матурлыгы - Энкэйлэрдэ" дип исемлэнгэн бэйрэм кичэсе бик тә җылы мохиттә узды.Чара “Матур әдәбиятта ана образы” дигәк китап күргәзмәсенә нигезләнеп оештырылды. Беренче бүлектә шигърият, икенче бүлектә проза, өченче бүлектә драматургия әсәрләре яктыртылды. Бишек җыры белән башланып китте. Ул җыр-моң, нәфис сүз, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Ф. Яруллин, Р. Миңнуллин, Ш. Җиһангирова, Т. Миннуллин, Ш. Хөсәенов, Р. Батулла, Ә. Еники, Х. Сарьян иҗатлары яктыртылды. Шулай ук халык авыз иҗатына да мөрәҗагать иттек. « Ничек сезнең тапкырлык?”, “ Мәкальне дәвам ит” , “ Балама теләкләрем” уеннары уйнатылды. Кичәбез чәй табыны янында дәвам итте.