Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

«Конституция – республикабызның төп законы»

6 ноябрь Татарстанда  Конституция  көне буларак беркетелгән.

Китапханәдә Конституция көненә карата күргәзмә эшләп килде. “Тормышыбызның төп законы”.

Гражданлык-патриотик тәрбия бирүне үстерү, үсеп килүче буынга хокукый культура формалаштыру максатыннан китапханәдә «Конституция - республикабызның төп законы»дип исемләнгән гражданлык дәресе үткәрелде.  Балалар документ кабул итү тарихы, гражданнарның төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Дәүләтнең төп Законын белү һәм дөрес куллану-цивилизацияле тормыш нормасы, аның сыйфатын күтәрү өчен мөһим шарт икәнлеген белделәр.

Дәүләт символларын (герб, флаг, гимн) турында сөйләштек.  

 « Тормышыбызның төп законы” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, кызыксындырган сорауларга жавап таптылар. Балалар белән "Барлык кешеләр өчен төп закон” дигән уен уйнадык.