Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Патриотик сәгать: “ Татарстан – милләтләр гөлбакчасы”

Китапханәдә  Бердәмлек көненә багышлап “ Халыклар дуслыгы – чын дуслык” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

Балалар белән дуслык, бердәмлек, аралашу, аңлашу турында әңгәмә кордык. Дуслык каян башлана? дигән сорауга җавап эзләдек. Дуслык гаиләдән, мәктәптән башлана. Илләр, дәүләтләр, милләтләр бердәмлегенә барып тоташа дигән фикергә килдек. Күргәзмәгә куелган китаплар, материаллар буенча чарабызны алып бардык. Татарстан Республикасында купме милләт яши, аларның дус, бердәм булып яшәүләренә нәрсә этәргеч булып тора. Халыклар арасындагы дуслыкта мәдәниятебез, әдәбиятыбыз, дәүләт органнарыбыз, җитәкчеләребезнең мөһим роле турында сөйләштек. Дәүләт символларыбыз, рәсми һәм рәсми булмаган символлар турында күзәтү уткәрелде. Шулай ук Республикабызның дөнья картасында кечкенә генә урын алып торуына карамастан Россия дәүләтендә абруйлы, толерант,һәряклап алга киткән республика булуы

турында сөйләштек.