Авыл хатын-кызлары көненә багышланган бэйрэм кичэсе: "И хатын-кыз! Сунэр иде тормыш, син булмасан эгэр доньяда"
15 октябрь - авыл хатын-кызлары бэйрэме. Китапханэ, мэдэният йорты берлектэ авылыбызнын хатын-кызларына багышлап матур кичэ оештырдык. Китапханэдэ "И хатын-кыз! Сунэр иде тормыш, син булмасан эгэр доньяда " дигэн кургэзмэ оештырылды. Мэдэният йортында исэ кул эшлэреннэн кургэзмэ тэкьдим ителде. Кичэбез бэйрэм котлавы, нэфис суз, жыр-мон белэн урелеп барды. Ф. Чанышева, Р. Эхмэдуллина, Ф. Габдуллиналар, Р. Миннуллин шигырьлэре янгырады. Авылыбызнын жирле шагыйрэсе Д. Сафиуллина кунакларга узенен шигырен тэкьдим итте. Кургэзмэдэге эдэбиятта авыл хатын-кызы образларын чагылдыручы, укучыларга таныш булган, яратып укылган эсэрлэр, шулай ук узебезнен театр коллективы сэхнэгэ кутэргэн пьесалар турында фикер алыштык. (Т. Миннуллиннын "Энилэр хэм бэбилэр", Батулланын "Кичер мине, энкэй, Р. Мохэммэтжановнын" Энием тосе" h. б.). "Соембикэ", "Казан утлары", "Мэйдан" журналларына эдэби кузэту ясалды. Кичэнен икенче олеше мэдэният йортында жыр-биюлэр белэн дэвам итте. Кул эшлэреннэн оештырылган кургэзмэ игътибар узэгендэ булды.