Бөек батырлык тарих түрендә
Китапханәдә Бөек Җиңү көненә карата күргәзмә оештырылды: « Бөек батырлык тарих түрендә». Күргәзмәнең «Утлы еллар кайтавазы» дигән бүлегендә әлеге тема буенча әдәби китаплар урын алды. Укучылар өчен китапханәдә батырлык дәресе оештырылды.
Күргәзмә буенча күзәтү үткәрелде.
Укучылар «Авылымда сугыш кайтавазы», «Батырлар даны – мәңгелек» дигән альбомнар, авылдашыбыз, шагыйрә Р. Ахунҗанованың сугышта хәбәрсез югалган абыйсы турында язган « Абыем, сине эзлим» дигән язмасы буенча төзелгән альбом белән таныштылар.