Патриотик сәгать: "Зәй ягым - туган җирем"
Зәй шәһәренең 370 еллыгына, Республика бәйрәменә багышлап китапханәдә эшләп килүче “ Зәй төбәгем – алтын бишегем”, “Татарстан – горур Ватаным” дигән даими күргәзмәләргә нигезләнеп балалар өчен патриотик сәгать үткәрелде. Борынгы Зәй крепостенең тарихы, тобәгебезнең үткәне бугенгесе, киләчәге турында сөйләштек. Зәй шәһәренең тарихи урыннары, һәйкәлләре, төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләребез белән таныштык. Зәебезнең буген алга карап, зур максатлар куеп, аларга зур тырышлык белән ирешеп, киләчәккә атлаучы төзек, соклангыч шәһәр булуы турында балалар горурланып тыңладылар.
Шулай ук балаларның белемнәрен сынау өчен “ Шәһәрем - горурлыгым?” дигән уен үткәрелде. (Балалар Зәебездәге тарихи урыннар, архитектур биналар ны рәсемнәр аша исемнәрен әйтеп, кыскача алар турында сойләргә тиеш булдылар)