Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Мәгълумат сәгате:“Газета һәм журналлар дөньясында”

Китапханәгә балалар өчен кызыклы газета һәм журналлар килеп тора. Балалар белән бергәләшеп “ Көмеш кыңгырау” газетасының, “ Ялкын”, “Сабантуй” һәм “Салават күпере” журналларының яңа саннары белән таныштык. 

“Ялкын” журналыннан «Җырлы эмодзи»дагыгы табышмакларга җаваплар эзләдек.Моның өчен без татар халык җырларын искә төшердек, ә “Сабантуй” журналыннан “Тылсымлы дуслык”, “Сабак” дигән тәрбияви әкиятләр белән таныштык, “Салават күпере” журналындагы ашамлыкларга багышланган наклейкаларның урыннарын табып бергәләп ябыштырып куйдык.  Балалар үзләренә ошаган , яратып укый торган журналлары һәм гәҗитләре, алардагы яраткан рубрикалары турында уртага салып сойләштеләр.