Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Батырлык дәресе: "Утлы дуга кыңгыравы"

Китапханәдә Курск дугасындагы Бөек батырлык турында күргәзмә оештырылды.

Балалар өчен батырлык дәресе үткәрелде: “Утлы дуга кыңгыравы”.

Бу чара ир балалар гына катнашуы белән үзенчәлекле булды. Ир балалар – булачак солдатлар. Безнең илебез тынычлыгын саклаучы һәм безне яклаучы  булып үссеннәр өчен алар бабабларының тарихи батырлыклары турында белергә, аларның батырлыклары белән горурланырга тиеш.

Балалар Курск дугасында совет солдатларының батырлыгы турында , андагы вакыйгалар барышы, күп корбаннар бәрәбәренә ирешелгән Бөек Җиңү турында бирелеп тынладылар. Кургәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Төп игътибар С. Поварисовның” Утлы дуга кыңгыравы” дигән китабына бирелде.

Аның геройлары турында , эчтәлеге белән  танышып үттеләр. Өлкәнрәк яшьтәге укучылар китапны яздырып алдылар.