Сәламәтлек сәгате: «Шифалы үләннәр турында”
Җәй – дару үләннәрен җыеп әзерләү чоры.
Китапханәдә “ Дару үләннәре” турында күргәзмә төзелде. Балалар белән сәламәтлек дәресендә андагы китаплар белән таныштык. Үзебездә усә торган гадәти үсемлекләрнең сәламәтлегебез өчен файдалы булуын, һәр үләннең аерым үзенчәлеккә ия булуы, нинди чирләрдән файдалы булуы турында укып таныштык.
Үләннәрне бит әле танып белергә дә кирәк.
“ Бу нинди үсемлек?”- рәсемнәр буенча балалар белән танып-белү уены үткәрелде
Үләннәрне кайчан җыярга, ничек сакларга, файдасы тисен өчен ничек дару әзерләргә?. Бу турыда балалар китаплардан укып белерләр. Шулай итеп китаплар тәкъдим ителде.