Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Ростэм Мингалимовнын тууына - 85 ел. Бергәләп укыйбыз: "Өч үрдәк"

“ Китаплы җәй” программасы буенча эш дәвам итә.

Язучы, шагыйрь, драматург Ростэм Мингалимовнын тууына - 85 ел тулды.

Балалар белән бергәләп аның “Өч үрдәк” дигән шигырьләр һәм хикәяләр ,әкиятләр китабы белән таныштык.

Китаптан “ Минем урын”, “ Дусларым” дигән шигырьләрне, “ Чыпчыкбай” әкиятен, “Балыкчы” хикәясен бергәләп кычкырып укыдык .

Һәр әсәрнең төбендә тәрбияви мәгънә ята. Балалар белән алар турында фикер алыштык.