Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Тәрбия сәгате: "Без тормышны сайлыйбыз"

Китапханәдә “ Без тормышны сайлыйбыз” – китап күргәзмәсе, балалар үзләре ясаган   “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм” -  рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.  Балалар белән начар гадәтләрнең сәламәтлек өчен аеруча куркыныч булган төре – наркомания турында әңгәмә үткәрелде. Наркоманиянең начар гадәт кенә түгел, упкынга илтә торган куркыныч чир булуы, бу тозакка эләкмәс өчен нишләргә, үзендә нинди сыйфатлар булдырырга, кемнәр белән аралашырга, нинди файдалы , кызыклы гамәлләр белән шогыльләнергә кирәклеге турында сөйләштек. Бу тормышта югалып калмаска, үз минеңне яхшы якка тәрбияләргә кирәклеген аңлаштык.

Соңыннан балалар белән ачык һавада  рәсемнәрне тотып “ Мин тормышны сайлыйм" дигән флешмоб ясадык.