Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Әдәби сәяхәт: " Яңа китап - яңа дус"

Кем күп белергә теләсә -

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

Әдәби сәяхәтебезне шигырь юллары белән башлап җибәрдек.

Балаларны бик кызыклы “Татарстан варислары” сериясендә чыгучы яңа китаплар белән таныштырдым . “Мирас угы” – тарихи-мәдәни басма, “Ак Барс кайда яши?” – Татарстан табигате мавыктыргыч формада, “ Җиде энҗе бөртеге” – Татарстан тарихы һәм мәдәнияте мавыктыргыч формада, “ Татар халык мәкальләре”, балалар өчен әкиятләр, повестьлар, хикәяләр, шигырьләр. Шулай ук “Таңбатыр: татар халык әкияте – интерактив формада.

Балалар белән китаплардан кызыклы өзекләрне кычкырып укыдык. Китапларны теләп алдылар.

Балалар! Сезнең кулыгыз да нинди генә китап булса да, ул сезне игелекле, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Китап – игелекле дус, киңәшче, сердәш тә. Әйдәгез, барыбыз да китап белән дус булыйк! Сезне тагын бик күп яңа китаплар белән танышу өчен һәрвакыт китапханәбезнең ишекләре ачык,- дип тәмамладык сәяхәтебезне.