Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Весёлые старты к международному дню защиты детей: «Балачак бәйрәме»

Халыкара балаларны яклау көненә карата  “Балачак бәйрәме” дигән исем астында күңелле стартлар оештырылды. Балалар җитезлектә, осталыкта, тапкырлыкта төрле уеннар аркылы көч сынаштылар. Асфальтка рәсем ясау, сикергечтә сикерү,обруч әйләндерү, велосипедтта узыш, роликларда узыш һ.б. ярышлар оештырылды.   Балалар җәйге каникулларны күңелле һәм файдалы уздыру өчен китапханәгә йөрергә, чаралардан читтә калмаска, актив булырга, бегәләшеп күңелле ял итәргә теләкләрен белдерделәр. Шулай итеп җәйнең беренче көнендә “Китаплы җәй”гә аяк атладык.