Зэй шэһэренен 370 еллыгына багышланган китап фестивале: "Туган ягы кирэк кешегэ"
Имэнлебаш китапханэсендэ Зэй узэклэштерелгэн китапханэлэр челтэре тэкьдим иткэн, 2022 ел Зэй шэhэренен 370 еллыгына багышлап уздырылган "Туган ягы кирэк кешегэ" дип исемлэнгэн урам фестивале булып узды. Китап бэйрэмен Имэнлебаш, Югары Шепкэ, Аксар, Тэкмэк , Мирный бистэсе китапханэлэре оештырдылар.
Фестивальдэ куп торле номинациялэр аша авылларыбыз, туган ягыбыз тарихы, борынгы эби-бабаларыбызнын тормыш-конкуреше, эдэбияты, мэдэнияты, гореф-гадэтлэре яктыртылды. Туган якка багышланган фотозоналар, куренекле кешелэребез турында кургэзмэ - стендлар, китап инсталяциялэре оештырылды. "Халкыбызнын кунел жэуhэрлэре", "Кулларыннан голлэр тама", "hэр жэуhэрдэ халкым тарихы" - талантлы кешелэребезнен кул эшлэреннэн курэзмэлэр бэйрэмебезнен нуры булды. Эби- бабаларыбызнын яшэу рэвешен, тормыш конкурешен яктырткан "Гасырлардан килгэн мирас" дигэн борынгы экспонатлар кургэзмэсе оештырылды.
"Эби белэн онык"," Авыл тарихы" куренешлэре, "Каен агачы кайрысыннан дегет мае ясау"йоласы курсэтелде. Китап бэйрэме нэфис суз, жыр-мон белэн урелеп барды. "Газиз туган ягым" - шигъри марафонда якташ шагыйрьлэребезнен, жирле язучыларыбызнын шигъри эсэрлэре янгырады.