Урок компьютерной грамотности: “Дәүләт хезмәте порталы безгә хезмәт итә”
Өлкән яшьтәге китап укучыларым Әхмәтҗанова М., Хәйретдинова Г., Го мәрова Бибинур апалар белән комьютерда өйрәнү дәресе үткәрелде. Дәүләт хезмәте порталы, аның кешеләр тормышын җиңеләйтүдә әһәмияте турында әңгәмә үткәрелде. Аннан файдалану, ничек итеп коммуналь хезмәтләр, табибка язылу, һ.б.. хезмәтләр буенча бер кая бармыйча интернет аша файдаланырга бергәләп өйрәндек. Гомумән интернет ның гадәти тормышыбызда безнең өчен уңай яклары турында фикер алыштык.