Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Бергәләп укыйбыз: " Сугыш белән өретелгән балачак"

Китапханәдә балалар өчен " Сугыш белән өретелгән балачак" дигән күргәзмә оештырылды. " Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз" 13 нче халыкара акция уңаеннан китапханәдә кычкырып уку үткәрелде. Балалар күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Өлкән сыйныф укучысы Гумерова Ильзирә кечкенә китап укучыларны С. Алексеевның " Орлович Воронович"( Бөек Ватан сугышы тарихыннан кечкенә хикәяләр), Г. Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" китабы белән таныштырды. Балалар " Сугыш турында миңа китап сөйләде" республикакүләм конкурс нәтиҗәләре буенча чыгарылган китап белән таныштылар. Китапка кергән үзебезнең укучыларыбыз иҗат эшләре - Яхина Алсу һәм Шадыбаев Наилләрнең иншаларын бергәләп укыдык. ( М. Җәлилнең"Вәхшәт" шигыре турында һәм Г. Кутуйның " Рөстәм маҗаралары").