Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

“И туган тел, бөек Тукай теле”

Китапханәдә Г. Тукайның туган көненә, туган тел көненә багышлап

 “И туган тел, бөек Тукай теле”»  дигән шигърият кичәсе үткәрелде.

Балалар Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр.

 Г. Тукайның тормышы, иҗатына, туган телгә багышлап тапкырлыкка, зирәклеккә әдәби уеннар үткәрелде.  (“Тукай ның тормышын беләбезме?”, “ Тукай иҗаты” “ Тел турында мәкальләр”).

 Балалар “Г. Тукай – балаларга” дигән видеопрезентация карадылар. Шулай ук “ Тылсымлы сәхифәләр” китабыннан “ Сөткә тошкән тычкан” , “ Ай һәм кояш” әсәрләренең мультфильмнарын карадылар.