Районкүләм фестиваль - конкурс:"Сэламэт булу бик шэп"
Имэнлебаш авыл китапханэсендэ "Сэламэт булу бик шэп"- районкулэм фестиваль конкурс булып узды.
Китапханэдэ китап укучылар, килгэн кунаклар "Сэламэтлек-зур байлык", "Туклану hэм сэламэтлек", "Дару улэннэре - сезнен очен" - китап кургэзмэлэрне, шулай ук балалар очен " Без сэламэтлекне сайлыйбыз" - рэсем бэйгесе буенча кургэзмэ белэн таныштылар. Балалар сэламэтлек, сэламэт яшэу рэвеше турында сорауларга жаваплар бирделэр. " Сәламәтлек формуласы" дигән темага кызыклы һәм файдалы презентация карадылар.
Сэламэтлек бэйрэмебезнен икенче олеше мэдэният бинасы залында сэхнэдэ дэвам итте. Балалар "Спорт теремкэе" Экият - тамашасын бик матур уйнадылар. Куян, Аю, Толке, Буре, Арслан, Шурэле, табиб - экият геройларын тамашачылар бик якын кабул итте. Авылыбызның кечкенэ спорт йолдызы Эдилэ Солэйманованын нэфис гимнастика буенча чыгышы бэйрэмебезнен яме булды." Сэламэт булу бик шэп" - балалар флешмоб биюе белэн бэйрэмебез ахырында якынлашты. Авылыбызның табибэсе, фельдшерыбыз Голназ Хэсэнова Монэвир кызы чыгыш ясап, hэркемгэ сэламэтлек, унышлар, матур телэклэр телэде.