Китапханә дәресе::«Китап –көлдерә дә, елата, Күп белергә өйрәтә»
2 апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле.
Балалар белән китап чын китап булып әзерләнгәнче нинди катлаулы, зур хезмәт сорый торган юл үтүе, кечкенә генә бер китап ны бастырып чыгару өчен бик күп кешенең хезмәт куюы турында сөйләштек. Шулай ук китапның төзелеше: тышлыгы, титульный лист, аннотация, эчтәлек, кереш сүз турында сөйләштек.
Беренче китап кайчан басылган?
Беренче татар китабының туган көне
Балалар китабына 364ел
Шулай итеп укучылар белән китаплар турында белемнәрне ныгыттык. Китапларны сакларга,кадерен белергә кирәк дигән уртак фикергә килдек.