« Кошлар – табигать могҗизалары”
Балалар өчен китапханәдә кошлар көненә багышлап күргәзмә төзелде.
Алар күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар.
Кошларның файдасы, төрле ел фасылларында кошларга карата сакчыллык турында сөйләштек. Кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар бирелде.
Кошларның табигать белән бәйләнеше турында сөйләштек.
“ Кайсы кош икәнен билгелә” уены аша укучыларның белемнәре сыналды.Кызыклы сорауларга җаваплар таптылар.
Кызыл китапка кертелгән кошлар турында әңгәмә үткәрелде.Шулай ук табышмаклар уены оештырылды:“Бул зирәк ,әйт тизрәк”
“ Кошлар тавышы” уенында да балалар актив катнашты. Бу уенда кошларны сайраулары буенча аерырга өйрәнделәр.