Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Китап укучылар конференциясе: " Без белмәгән серле Галимҗан"( С. Поварисов" Пәйгамбәр таңы")

 

Романда Татар әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме, публицист, тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраhимовнын балачак hэм яшусмер еллары сурэтлэнэ.

Әсәр җиңел,матур әдәби телдә, киң катлам китап укучылар өчен язылган. Әлеге әсәр нинди сынаулар аша кечкенә Галимҗанның бөек шәхес булып формалашуы яктыртыла . Китап укучы аның нинди гаиләдә, нинди мохиттә тәрбияләнүен зур кызыксыну белән йөрәге аша кичерә.

Китапны укучылар, әсәр турында , андагы образлар турында һәркем үз фикерен җиткерде. Шулай ук романның исеме турында (ни өчен” Пәйгамбәр таңы”  дип аталды?) фикерләштек.

Китап укучылар “ Мирасы халык күңелендә” – аның тормышы һәм иҗаты турында күргәзмә, презентация белән таныштылар.