«Чәчәкләр һәм җырлар сезнең өчен ”
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан " Чэчэклэр хэм жырлар сезнен очен " дип оештырылган чарада авылның олысы кечесе катнашты. Хөрмәткә лаек хатын-кызларыбызга, әниләребезгә багышлап шигырьләр, моңлы җырлар яңгырады. Юморлы миниатюра – скетчлар, төрле милләт биюләре кичәбезне ачты. Мәдәният йорты каршында күп еллар эшләп килүче “Җәүһәр” фольклор ансамбленең яңа җырлары, җыр-биюле уенары тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Кичәбезнең икенче өлеше тамашачылар катнашында татар халык биюләре белән дәвам итте.