“Китапханәдә театр” – районкүләм фестиваль–конкурсы " Могҗизалы театр дөньясы"
“Китапханәдә театр” – районкүләм фестиваль – конкурсы
балаларны китапханәгә җәлеп итәргә, китап укуга кызыксыну уятырга һәм сәхнәдә уйнау сәләтләрен үстерерү максатыннан оештырылды.
Театр әле ул балалар күңеленә якын сәнгатьнең бер төре дә. Бала күңеле киптергеч кебек, һәр нәрсәне үзенә сеңдереп үсә. Балалар сәхнәдәге күренешнең эченә кереп китеп, үзләренә сабак алалар, яхшы белән начарны чагыштырып, фикер йөртәләр.
Эзерлек барышында балалар өчен “ Могҗизалы театр дөньясы” – китап күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәмебезне әлеге күргәзмәгә күзәтү белән башлап җибәрдек.
Татар халкының “ Акыллы хәйлә” әкиятен курчак театры итеп күрсәттек. Укучы балалар Ильхан Гәрәев, Язилә Яббарова, Исламия Гәрәева үз рольләрен бик матур уйнадылар.
Икенче әкиятебезне мәдәният йорты сәхнәсендә китап театры буларак куйдык.
Февраль аенда балалар язучысы, шагыйрь, әкиятче Г. Гыйльмановка 65 яшь тулды. Әлеге уңайдан без аның “ Убырлы, Шүрәле һәм Гөлүсә” – әкият тамашасын сәхнәләштердек. Дамир Ситдыйков, Ильзирә Гумерова, Исламия Гәрәева, Язилә Яббарова, Ильхан Гәрәевлар үз рольләрен чын артистларча уйнап, безне – тамашачыларны могҗизалы урман әкиятенә алып керделәр. Театр бәйрәмебез бик күңелле булды.