Бергәләп укыйбыз: "Сабантуй сөлгесе"
Язучы Р. Зәйдулланың балалар өчен төсле һәм матур рәсемнәр белән бизәлгән “ Сабантуй сөлгесе” дигән китабы буенча балалар белән бергәләп кычкырып уку уткәрдек.Китапта татар халкының милли бәйрәме – сабан туендагы төрле уеннар һәм ярышлар мавыктыргыч итеп тасвирланган.Хикәядәге геройлар маҗаралы хәлләргә очрый, җиңү тантанасын татый, җиңелү ачысын кичерә. Балалар әлеге китап аркылы “Сабантуй”дигән зур бәйрәмнең тылсымын күңеленә сеңдерде.