“ Яңа елда – тылсымлы уеннар ”
Яңа ел каникулларында китапханәдә балалар белән уеннар оештырдык! Бу уеннар гади түгел... тылсымлы! Алар кәефне дә күтәрә, араларны да якынайта , дуслаштыра, берләштерә дә.
“Кар бөртекләре” уенын уйнадык:
Кар бөртекләрен - йомарланган кәгазь кисәкләрен идәнгә тараттык. Катнашучыларның күзләре бәйләнде һәм алар кар бөртекләрен кәрҗингә җыйдылар. Кем күбрәк җыя, шул – җиңүче булды.
“Кем артык?” уенын уйнадылар:
Идәнгә 8 кар бөртеген түгәрәк буенча тезеп куйдык. 9 катнашучы алар тирәли музыкага әйләнеп йөри. Җыр туктауга, катнашучылар үзләренә бер кар бөртеге ала, кемгә җитми кала, аңа “җәза”бирелә( Җыр, шигырь, әтәч булып кычкыру һ.б.). Әлеге уен бер генә катнашучы калганчы дәвам итә. Җиңүчене уртага алып ,аңа багышлап яңа ел җырын җырладык.
“ Кем күбрәк”, “ Бияләй” уеннарында да балалар сынатмады. Соңыннан һәр балага бәйрәм призлары бирелде.