Балалар өчен шигъри кунакханә: " Мин бәйрәмнәр яратам"
Китапханәдә балалар шагыйре Р. Корбанга 65 яшь тулуга карата
"Җиде төстә кунакта" дигән китап күргәзмәсе эшли. Балалар өчен
"Мин бәйрәмнәр яратам" - шигьри кунакханә оештырылды. Шагыйрь абыйларының китапларына бергәләп сәяхәт кылдык. Р. Корбан иҗаты белән таныштык. Аның кыш бабай, Яңа ел, чыршы турында шигырьләрен бергәләп укыдык. Шагыйрьнең Кыш фасылына, Яңа ел бәйрәменә багышланган табышмаклары буенча Арслан Кәрәмов " Бул зирәк, әйт тизрәк" уенын оештырды. Бергәләп табышмакларга җаваплар эзләдек.