Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

"Жылы суз, яхшы китап"

Сузем авылыбызда хормэткэ лаек Габдуллиналар гаилэсе хакында. Гайнелбанат апа белэн Тэнзилэ апаны килен белэн каенсенел димэссен. Тормыш терэклэре Фоат абыйны югалтканнан сон тормыш арбасына чатырдап ябышып, намуслы хезмэттэ, гомер юлларын бергэ кичерделэр алар. Кайгыда да, шатлыкта да бергэ булдылар. 5 баланы аякка бастыру жинел булмагандыр аларга. Гайнелбанат апа конне-тонгэ ялгап колхозда эшлэсэ, Тэнзилэ апа балаларны тэрбиялэп, йорт-жирне барлап торды. Эштэн кайтуына, балаларын караулы, чэен кайнаган булгач кунелгэ жылы керэ, арганнар онытыла иде, - дип искэ ала Гайнелбанат апа ул чакларны. Менэ шулай бер-берсен хормэтлэп яшэуче тырыш гаилэдэ балалар да эштэ тэрбиялэнеп, олыгайган коннэренэ энилэренэ, апаларына терэк булып усеп житэ. Тик кайгы тагын шакый бу гаилэнен ишеген. Уллары Расимны, Ниязны бер-бер артлы жирли алар. Бугенге кондэ оч кызынын хормэтен тоеп, тэрбиясен куреп яшилэр алар. Хэр атна саен йорт оныклар, оныкчыкларнын шат авазына кумелэ. Йорт-жирдэ гомер-гомергэ чисталык, тэртип боркелеп тора, табыннар ризык- нигьмэттэн сыгылып тора. Э Гайнелбанат апа белэн Тэнзилэ апа тормышларыннан канэгать булып, балаларына хэер- фатихаларын биреп, илгэ-конгэ тынычлык телэп, бергэлэп, матур итеп яшилэр.
Яши-яши шуны белдем,–

Тормыш мәңге сыный икән.

Намусына тугры кеше

Сынауларда сынмый икән.

Яши-яши шуны белдем,–

Бәхет күктән яумый икән.

Эшне дусты иткән кеше

Кайгыларда аумый икән.