Шигьри сәгать: "Туган як-мәңгелек моңым"
“ Ватанына,туган-үскән туфрагына шул нык береккәнлеген, Туган илне сагыну, җирсүләргә бай иҗат, халык язмышы өчен җан ату,борчылу сәләте һәркемгә дә бирелми торгандыр. Шундый сирәк шәхесләрнең ,шундый тирән хисле шагыйрьләрнең берсе- Сибгат Хәким.”
М.Ш. Шәймиев.
Бөтен гомере буе туган ягына дан җырлаган ,дистәләгән шагыйрьне шигърият дөньясына алып кергән остаз-шагыйрь,ярты гасыр буе татар әдәбиятының алгы сызыгында торган көрәшче шагыйрь-Сибгат ага Хәким еллар узган саен безгә якыная,кадерлерәк була бара.
Туган җир,туган як, туган авыл... Һәркем өчен изге,газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзен генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары,горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы , һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш якын.
Туган авыл, туган як темасы-язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Һәр язучының, һәр шагыйрьнең әсәрендә туган як ,якты образ булып, иҗатының буеннан буена сызылып бара.
Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хәким (Сибгат Таҗи улы Хәкимов) 1911 нче елның 4 нче декабрендә Россиянең элекке Казан губернасы Царевококшай өязе (хәзерге Әтнә районы) Күлле Киме авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлагач, берникадәр вакыт мәктәптә пионерлар җитәкчесе булып эшли. 1931 нче елда Казанга килеп, татрабфакта укый башлый. Икенче курстан Казан дәүләт педагогия институтына күчеп, 1937 нче елда татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый һәм сугышка чаклы Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты секторында мөхәррир (1937-1938) һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1941 нче елның июнендә армиягә чакырылып, шул елның ахырына кадәр запастагы гаскәри берәмлектә хезмәт итә, аннары кыска хәрби курсларны тәмамлап, 1942 нче елның маеннан хәрәкәттәге армиядә: әүвәл укчы взвод, соңыннан рота командиры сыйфатында Ржев яны һәм Курск тирәсендә барган сугышларда катнаша, фронттагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. 1944 нче елның язында Саратов шәһәрендә хәрби-сояси курсларны тәмамлаганнан соң, 1945 нче елның маена кадәр Молдавиядәге чик буе гаскәрләренең округ хәрби газетасында инструктор булып хезмәт итә.
Армиядән кайткач, 1945-1950 нче елларда С.Хәким «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм бүлек мөдире булып эшли. 1950 нче елдан, нигездә, профессионал язучы хезмәтендә.
Сибгат Хәкимнең туган якка багышланган шигьри дөньясына кайтыйк килик.. Әлеге шигырьләреннән шагыйрьнең туган ягына булган мәхәббәте никадәр тирән икәнлеген күрәбез.
”Туган як”. Сибгат Хәким.
Әүвәлге гадәт буенча
Борылдым сиңа тагын,
Исәнме,җанга газиз җир,
Илһамым – туган ягым.
Туңмыйча үттем фронтның
Буранлы озын юлын;
Яланаяк вакыттан ук
Саклана миндә җылың.
Балаңнан, ап-ак сакаллы
Картыңнан оялмадым,
Туфрагың күңелем эретте-
Яшьләрем тыялмадым.
Узса да гомерем яртысы
Синнән гел аерым минем,
Тик бергә булды һаман да
Шатлыгым,кайгым минем,
Якын,бик якын тәгәрәп
Һәм аунап үскән болын,
Кунычын капшый итекнең
Сукмакка үскән солың.
Йортларың сыйдыра, вакытсыз
Ишеген каксам да мин,
Яңа җыр синдә табармын
Көн саен кайтсам да мин.
“Башка берни дә кирәкми”. Сибгат Хәким.
Туып-үскән шушы җирнең ямен
Алыштырмый икән һичнәрсәң
Башка берни дә кирәкми,
Үзем чапкан печәннәрне
Бер туйганчы иснәсәм.
Миңа гына шулай тоела микән
Бөтен рәхәтләре соң аның?
Башка берни дә кирәкми,
Үзем тапкан чишмәләрнең
Ятып эчсәм суларын.
Үрләре дә зәңгәр дулкын-дулкын,
Ул үрләрнең чиге кайда соң?
Башка берни дә кирәкми,
Дусларның мин гомерем буе
Тойсам җылы карашын.
Шагыйрь Сибгат Хәкимнең җәмәгать өлкәсе эшчәнлеге белән танышыйк.
Сибгат Хәким – күренекле татар халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. КПССның Татарстан Өлкә комитеты әгъзасы (1968—1971), Татарстан Югары Шурасы депутаты (1963—1967), Казан шәһәр Шурасы башкарма комитеты депутаты (1955—1957), Татарстан АССР Югары Мәхкәмәсенә халык утырышчысы (1954—1958), Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы (1954 елдан бирле), идарә рәисенең урынбасары (1954—1958). РСФСР язучыларының икенче корылтаеның РСФСР Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе. Ул шулай ук күп еллардан бирле Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Кабул итү комиссиясенә җитәкчелек итә,”Казан утлары” редколлегиясе составында зур җәмәгать эшләре алып барган.
Сибгат Хәкимнең бүләкләре:
«Җил исми яфрак селкенми» (җырлар, поэмалар) китабы һәм русча тәрҗемәдә чыккан «По зову Ленина» («Ленин фәрманы белән») исемле поэма һәм шигырьләр җыентыгы өчен — Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1960).
Владимир Ленин турындагы әсәрләр циклы һәм шигырьләре өчен РСФСРныңМ. Горький исемендәге Дәүләт премиясе (1970).
Җәмәгать эшләре һәм әдәбиятны үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен — Ленин ордены (1971).
Хезмәт Кызыл Байрагы (1957) Октябрь Революциясе (1981) орденнары.
Татарстанның Халык шагыйре исеме (1986).