"Көчле рухлылар"
Әнисә Юнусовада кунакта булдык. Әнисәбез тормыш сынауларына бирешмичэ, матур итеп, алга карап, күпләргә урнәк булып яши белә. Гаиләсендә сабыр, көчле тормыш иптәше - Илсуры, тормышта уз юлларын тапкан, игелекле балалары - кызлары Алия һэм Алинәсе, улы - Инсафы терәк аңа. Ул бугенге көнгә шөкер итеп, алар белэн горурланып яши.
Дөньяда мин бер битараф кеше түгел,
Матурлыкны күрер өчен күзләрем бар;
Шуңа күрә шатлана һәм сөенә күңел,
Тормышымда үзем салган эзләрем бар.
Дусларымны кочар өчен кулларым бар,
Ялкынланып сөяр өчен хисләрем бар.
Сөйгәнемне назлар өчен моңнарым бар,
Сөенеп искә ала торган кичләрем бар.
Кешеләргә йөрәгемне бирә алам,
Диңгез кебек ярсып торган йөрәгем бар.
Авырлыкка туры карап яшим һаман,
Чөнки минем кешеләргә кирәгем бар.