Әдәби кунакханә: "Әдәбиятта Ана образы"
1000 елдан артык тарихы булган татар әдәбияты искиткеч гүзәл әсәрләргә бай. Алар арасында нинди генә темага язылганнары юк! Шулай да иң күп шигырьләр әниләргә багышланган, иң күп җырлар әниләр турында. Кулына каләм алган һәркем әниләр турында язмыйча кала алмый.
Прозада әниләр образы дигәндә, Ә.Еникинең “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять”, Миргазиян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”, Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы”, Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы”, М.Кәримнең “Озын-озак балачак”, Г.Бәшировның “Әни”, “И.Гази “Синең әниең”, Р.Мингалим “Яшел күзле әнкәем”, Ф. Садриевның " Таң җиле" Р. Батулланың "Кичер мине,әнкәй", Т. Миңнуллинның" Әниләр һәм бәбиләр" һ.б. әсәрләрне атарга була.
Әлеге әсәрлрнең кайберләренә әдәби күзәтү уткәрелде.