16 ноябрь халыкара толерантлык көне итеп билгеләнә. Нәрсә соң ул толерантлык? Беренче карашка ул аңлашылмый да кебек. Әмма аның мәгънәсе кешелек җәмгыяте үсеше һәм яшәеше өчен бик мөһим. Хәзерге культуралы кеше –ул белемле кеше генә түгел, үзен ихтирам итү һәм тирә-юндәгеләрнең дә ихтирамын казанган кеше ул.
Нәрсә соң ул толерантлык.
Толлерантлык термины кешеләр белән аралашканда чыдам, итагатьле һәм игътибарлы булуны аңлата .Толерантлы шәһес – үз-үзен яхшы белә, тирә-якны чынбарлыкны дөрес кабул итә, кешеләрне аңлый. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучан. Төрле йола һәм традицияләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булуы белән ассызыклана.
Заманча мәдәниятле кеше — ул укымышлы гына түгел, ә башкалар тарафыннан хөрмәткә ия һәм үз-үзен ихтирам итүче кеше дә.
Бу сүзне ике төрле контекстта карарга мөмкин: беренчедән, толерантлык ул — кешеләргә карата түземле, кешелекле, шәфкатьле булу. Икенчедән, толерантлыкны икенче милләт вәкилләренә, чит дин кешеләренә, яки аерылып торучы башка тагын шундый төркемнәргә карата түземлелек дип атарга мөмкин.
Бүген Җирдә 3 мең төрле милләт вәкиле яши. Русия Федерациясе — иң зур күпмилләтле ил, илебездә 166 милләт исәпләнә. Үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез) — һәркайсы Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына халыкларның берләшүе, бөек, иҗади максатлар тирәли туплануы җәһәтеннән Русия һәрчак көчле булды. Туган илгә сөю, милли тарихка, ата-бабаларыбызның хәрби каһарманлыгына, хезмәт казанышларына ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр гасырлардан-гасырларга тапшырылып килә. Мондый күчәкилүчәнлек — дәүләтчелегебезнең ныклы таянычы, ил алдында торган мөһим, әһәмиятле бурычларны үтәүдә уңышка ирешергә булышлык итә.
Күпмилләтле Татарстаныбызда төрле милләт һәм дин вәкилләре гасырлар дәвамында бер-берсен хөрмәт итә, дус һәм тату яши. Республикадагы иминлек ул — милләтләрнең килешеп яшәвенең күркәм бер үрнәге.
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317975-15/
- Телефон: не указан
- E-mail: zaimen15.bibl@tatar.ru
- Адрес: 423518, Заинский р-н, д.Именлибаш, ул.Центральная