" Ялкын" - урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына ял сәгатьләрендә уку өчен шәп журнал!
Ялкын ул әлбәттә бай тарихлы. Инде күптән чыгып килә торган,кызыклы маҗаларга бай журнал.
1924 елдан «Татарстан» газетасында Муса Җәлилнең 9-14 яшьлек балалар өчен журнал чыгарырга кирәклеге турында мәкаләсе басылып чыга. Шул ук елның 20 мартында Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дип аталучы балалар журналының беренче саны дөнья күрә. Журнал гарәп язуында була. Беренче редакторы - Х. Курмаев. 1928 елдан «Кечкенә иптәшләр» латин графикасына күчеп, «Октябрь баласы» дип атала башлый. 1933 елда журнал Казанга кайта, «Пионер каләме»нә әверелә.1941 елда, сугыш башлангач, журнал чыгудан туктала. Сугыш беткәч, 1952 елда ул «Пионер» исеме белән янә дөнья күрә. Ә 1957 елда, илдә «Пионер» исемле журналлар артык күбәеп китү сәбәпле, журнал исеме «Ялкын»га үзгәртелә. Еллар үткән саен “Ялкын”ның редакторлары алмашына бара. Ә менә бүгенге көндә “Ялкын”ның баш мөхәррире Илназ Фаис улы Фазуллин.
Ноябрь аенда " Ялкын"ның сөйлисе темалары, бәхәсләшәсе мәьсәләләре шулкадәр күп, белсәгез! Шуларның иң кызыклылары журналның ноябрь санына урнашкан.
Тышлыктан сезгә кулларына чәчәкләр тоткан, үзе уңган, үзе сөйкемле Альбина Хәбибуллина каршы ала. Аның кызыксынулары, президент булса, ниләр үзгәртергә теләве турында Альбина белән әңгәмәдә укый аласыз.
Журналның беренче битләреннән үк сезне көз һәм кыш айларына киенү трендлары турында язма каршы ала.
Шәхес сәхифәсендә сезне, шулай ук, «Шаян ТВ» каналы алып баручысы Зилә Хәбибуллина, 1 миллионнан артык язылучысы булган тиктокер Рәзил, кадет мәктәбенең серләрен ачучы Арча егете Вәлиев Ильяс һәм СММ өлкәсендә шактый тәҗрибә туплаган Эдгар Мавлиеев турында язмалар көтә.
Сүз уңаеннан, сез Пушкин картасын кулланып карадыгызмы әле? Ул карта әйләнешкә кергәнгә инде ике айдан артык вакыт узган, билгеле бер нәтиҗәләр дә ясый башларга вакыттыр. Төрле театрлар администрациясе, яшүсмерләрдән бу турыда сораштыру оештырылган.
Моргенштерн турында ишетмәгән-белмәгән кеше калмагандыр да инде, бу шәхес үзенең популярлык дәрәҗәсен саклый белә. Ноябрь санында аның популярлык серләре турында сөйләшербез.
Шулай ук, бу санда быелгы Нобель премиясе нәтиҗәләре, Казанда эшләп килүче «Circle» аңлы яшьләр клубы, «Ихлас» инклюзив балалар театры студиясе турында язмалар да бар. Вокал һәм хор укытучысы Альбина Маликовадан белән исә җырчы булуның серләре турында белешербез.
Соң булса да, уң булсын дигәндәй, серле һәм куркыныч Хеллоуин бәйрәменә дә тукталмый кала алмадык. Оялчан алма сәхифәсендә бертуганнар арасында мөнсәбәтләр темасын күтәрелә.
Әлбәттә, әлбәттә,бу сериал турында язмый кала алмады " Ялкын"лылар! Сүз «Кальмар уены» турында. Ни өчен бу сериал шулкдадәр попуярлык казанды соң? Белерсез!
Шулай ук, «Нур» телестудиясе балаларының ничек «Орлёнок» лагерена килеп эләгүләре, студентның көндәлегеннән кечкенә өземтәләре турында, кызыклы булачак!
Ә «Ялкын» журналының тарихына сәяхәт турында язма - десертка, синең әти-әниләрең, ә, бәлки, әби-бабайларың да хәтерләгән «Ялкын» турында ул язма, бергәләп укыгыз.
Иҗат сәхифәсенең беренче битләре исә яраткан язучыбыз, балаларның якын дусты булган Шәүкәт Галиевның тууына 92 ел һәм Ләбиб Леронга 60 яшь тулуга багышланган. Шулай ук сезне Алисә Фәрдиева белән Алия Мөхәткәримова иҗаты һәм Ильяс Фархуллин шигырьләре көтә.
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317975-15/
- Телефон: не указан
- E-mail: zaimen15.bibl@tatar.ru
- Адрес: 423518, Заинский р-н, д.Именлибаш, ул.Центральная